news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген Әсгать Галимҗановка 70 яшь тулды

^Бүген Әсгать Галимҗановка 70 яшь тулды

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан ратушасында Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗановны 70 яше уңаеннан котлау тантанасы булды. Юбилярны ТР Президенты исеменнән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов котлады. Ул Әсгать Галимҗановка республикада алып бара торган шәфкатьлелек һәм хәйрия эшчәнлеге өчен тирән рәхмәт белдерде.

“Әсгать Галимҗановның бөтен гомере күркәм һәм бөек эшкә багышланган. Ул ярдәмгә һәм теләктәшлеккә мохтаҗ кешегә соңгысын бирә торган гаҗәеп шәхес”, - диде Равил Моратов. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары юбилярга Татарстан Президенты бүләген – исемле сәгать һәм ТР Премьер-министрының Рөстәм Миңнехановның котлау юлламасын тапшырды. “70 яшь – иң яхшы сыйфатлар ачыла башлаган тәҗрибәле ир-ат яше”, - дип билгеләп узды Равил Моратов.

“Бүген без күренекле шәхес, Казанның мактаулы гражданины Әсгать Галимҗановны хөрмәтлибез. Аның өлешенә авыр сугыш еллары балачагы, ачлык, хәерчелек, якын кешеләрен югалту туры килгән. Эш сөючән, тыйнак, риясыз – ул үзенең тормышын кыен яшәүчеләргә багышлаган, җәберләнгән һәм ятим балаларның ярдәмчесенә әверелгән. Аның яшәү тәртибе - шәфкатьлелек”, - диде Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафис Борханов. Аның сүзләренә караганда, Әсгать Галимҗанов хәйрия белән узган гасырның 70 елларыннан шөгыльләнә. Шул вакыттан бирле меценат күп кенә дәүләт бүләкләренә ия булган. “Әсгать Галимҗановның бер хыялы бар – ул Казанда ятим балаларга ярдәм фонды оештырырга тели һәм булачак фондка бүләк итәргә автобус та сатып алган. Без әлеге хыялның тормышка ашачагына ышанабыз”, - Рафис Борханов.

Әсгать Галимҗанов үз чиратында җыелучыларга үзенең сугыш һәм аннан соңгы елларда ничек яшәвен, хәйрия белән ничек шөгыльләнә башлавын сөйләде. “Миңа кешеләргә яхшылык эшләү ошый”, - диде ул.

Әсгать Галимҗанов яшьлегендә Вахитов исемендәге химия комбинатында автослесарь, аннан соң механик, автотранспорт цехында машина йөртүче булып эшләгән. 1977 елдан башлап 1986 елга кадәр Казанның бер кибетендә йөк ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм гомерен шәхси эшмәкәрлеккә багышлаган.

70 еллардан бирле Әсгать Галимҗанов тарафыннан бик күп хәйрия акцияләре уздырылган. 2001 елда Казанның беренче номерлы сабый йортына берничә йомшак җиһаз, 2003 елда “Газель” микроавтобусы һәм “Нива” автомобиле бүләк иткән. Өстәвенә, балалар йортына велосипедлар, уенчыклар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр тапшырган. Шундый ук бүләкләр 2нче номерлы сабыйлар йортына да бирелгән. 2004 елның октябрендә терәк-хәрәкәт системасы авырулы балалар өчен 4нче номерлы интернат-мәктәпкә “Газель” микроавтобусын бүләк иткән. Шул ук елда ул балалар хастаханәсе өчен дә микроавтобус сатып алган. 2004 елның июнь аенда Башкортстан балалар йортларына шундый ике автомобиль тапшырган. Шулай ук Апас районы Болын Балыкчы авылында мәчет һәм артезиан скважиналары төзелешенә 90 мең сум акча биргән. Яңа Киндер мәктәп-интернатына айшир токымлы өч сыер сатып алган, ә “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булучыларның балаларына 30 мең сум акча биргән. 2006 елның февралендә Әсгать Галимҗанов Казанның Авиатөзелеш районы “Марина” балалар һәм үсмерләр социаль приютына һәм Республика клиник хастаханәсе табибына “Газель” машинасы бүләк иткән.

Әсгать Галимҗановның хәйрия эшләре дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар игътибарыннан читтә калмаган. Казанышлары һәм балалыкны яклауда гуманистик эшчәнлеге өчен ул Ленин исемендәге Балалар фондының мактаулы әгъзасы итеп сайланган, А.Лиханов исемендәге Россия балалар фонды рәисе рәхмәтенә ирешкән, 2000 елда “Бәллүр каләм” республика матбугаты фестивале нәтиҗәләре буенча “Ел меценаты” исеменә лаек булган. Ул шулай ук Бөтенроссия ятим балаларга ярдәм фондының мактаулы әгъзасы булып тора.

1987 елда Әсгать Галимҗанов беренче дәүләт бүләген – Хезмәт Кызыл байрагы ордены алган. Өстәвенә, Лев Толстой исемендәге “Балалыкны яклау эшенә зур өлеш керткән өчен” алтын медаленә лаек булган. 2001 елның февралендә меценат ТР мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2005 елда аңарга “Казанның мактаулы гражданины” исеме бирелгән, шул ук елда аңа “Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен” ордены тапшырылган.

Бүген Казан ратушасына юбилярны котларга ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Чынгыз Мәхмүтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, Казан социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова һәм башкалар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100