news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россиядә Транспорт полициясе көне билгеләп үтелә

1919 елның 18 февралендә “Тимер юлларны саклау буенча ведомстводан тыш комиссия оештыру турында”гы декрет нәшер ителгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 18 февральдә Россиядә Транспорт полициясе көне билгеләп үтелә. Бу - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы тәртип өчен җаваплы бүлекчәсе хезмәткәрләренең рәсми булмаган һөнәри бәйрәме. Бу хакта Calendar.ru Истәлекле көннәр календаре хәбәр итә.

Бу хезмәтнең барлыкка килү тарихын Россиядә тимер юллар салына башлау белән бәйлиләр. 1919 елның 18 февралендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының “Тимер юлларны саклау буенча ведомстводан тыш комиссия оештыру турында”гы декреты нәшер ителгән. Бу декретны тимер юл транспортын саклау системасын булдыруда беренче документ дияргә була.

Эчке эшләр министрлыгының транспортта Баш идарәсе хезмәткәрләренең бүген дә төп бурычы - тимер юл, һава, диңгез һәм елга транспортларында пассажирлар һәм йөк ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү, терроризм, корал, шартлаткыч матдәләр, хәрби кирәк-яраклар һәм наркотиклар таралуга каршы тору.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100