Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген РФ Конституциясе көне
Конституция дәүләтнең төп законы буларак Россиянең барлык хокукы системасы үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 1993 елның 12 декабрендә илебездә гомумхалык тавыш биреп кабул ителгән Төп закон – Россия Федерациясе Конституциясе кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституцион система барлыкка килде. Конституция дәүләтнең төп законы буларак Россиянең барлык хокукы системасы үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели.
Конституциянең тулы тексты “Российская газета”да 1993 елның 25 декабрендә басылып чыккан иде. Шушы елдан 12 декабрь Россиянең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе санала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз