news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген Петербургта Альберт Әсәдуллин бенефисы узачак
Концерт программасында һәрвакыттагыча татар җырлары бар
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 23 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Бүген Мюзикк-Холлда Татарстаның халык, Русиянең атказанган артисты Альберта Асадуллин бенефисы узачак. Программага татар җырлары да кертелгән.
Альберт, гадәттә, чыгышларында үзенең барлык вокал мөмкинлекләрен чагылдырырдай әсәрләр сайлый. Ул рок, халык җырлары һәм опера арияләрен бердәй җиңел башкара. Заман эстрадасы өчен мондый хәл сирәк күренеш. Төньяк башкалада Альбертның яратып тыңлаган һәм көтеп алган үз тамашачысы бар. Милләтәшебез таланты лаеклы танылу алды. Узган ел ул Ватан мәдәниятен үстерүдәге зур казанышлары һәм шәхсән керткән өлеше өчен Ломоносов ордены кавалеры булды. Күптөрле халыкара һәм бөтенсоюз иҗади бәйгеләр лауреаты, ачыклап әйткәндә, “Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсы” (1979 ел, Ленинград шәһәре «Гран-при»), «Алтын Орфей» (1979 ел Болгария беренче премия) алды. «Братислав моңы” (1980 ел), «Интершлягер» (1981 ел, Германия) фестивальләре мактаулы кунагы булды. Болгария, Польша, Финляндия, Һиндостан һәм башка илләрдә Альберт СССР һәм Русия мәдәнияте көннәрендә күп тапкырлар чыгыш ясады. Ил эстрадасы күгендә Альберта Әсәдуллин, аеруча, 1975 елда балкыды. Ул беренче совет рок-операсы «Орфей һәм Эвридика»да (А.Журбин, Ю.Димитрин), төп партияне башкарган өчен бөтен дөньяга билгеле музыкаль «Music week» (1976 ел, Бөекбритания) журналының үзенчәлекле дипломына ия булды. Милләттәшебез татар музыка мәдәниятен үстерүгә һәм таратуга да лаеклы өлеш кертте. 1989 елның августында Альберт Әсәдуллин композитор Мәсхүдә Шәмсетдинова белән берлектә беренче милли халыкчан рок-опера “Мәһди” не иҗат итте. Аннары 1989 елның декабрендә «Кәккүк тавышы” әсәрендә катнашты, (Р.Кәлимуллин) 1997 елда «Хөррият» (Р.Әхиярова ) гимнының беренче башкаручысы булды. Күп еллык җади эшчәнлегенә йомгак ясап 2005 елда “Энҗеләр” CD-альбомын чыгарды. Ул татар җырларыннан тора.
Бүгенге көндә җырчы яңадан рок-опера әсәрләренә әйләнеп кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot