news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген «Нәфис сүз осталары» республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

Бүген «Нәфис сүз осталары» республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Тукай музеенда «Нәфис сүз осталары» V республика бәйгесенең йомгаклау туры булды. Анда Татарстанның Әлки, Апас, Мамадыш, Азнакай районнарында һәм Казанда узган төбәк ярышларында җиңү яулаган 45 кеше катнашты.

Республика фәнни-методик үзәге тарафыннан биш ел рәттән уздырылып килүче бу бәйгедә быел барлыгы биш йөзгә якын кеше катнашты. Бәйге Казан шәһәре салынуга 1000 һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган иде. Оештыручылар бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен дә истә тотып, әлеге чарада Казан тарихы һәм сугыш темасы белән бергә, Г.Тукайга багышланган шигъри әсәрләр, шулай ук Г.Тукай иҗатыннан да шигырьләр башкаруны мәҗбүр итеп куйган иде.

Нәфис сүз осталарының чыгышын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән укытучысы, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова җитәкчелегендәге биш кешедән торган жюри бәяләде. Беренче премиягә алар Данияр Хабраев (Арча), Виолетта Федотова (Тәтеш), Ирина Митрофанова (Алабуга) һәм Илмир Әхмәтшинны лаек дип тапты. Икенче премия лауреатлары исемен исә Ленар Насыйбуллин һәм Чулпан Имамиева (Спасс), Любовь Лобанихина (Алексеевски), Раушан Гатауллин (Менделеевски), Резеда Гобәева (Балтач), Регина Бәдриева һәм Наташа Бабкова (Аксубай), шулай ук Айрат Ибраһимов (Түбән Кама) яулады.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100