Бүген Казанның аквапаркында унбер яшьлек малай батып үлгән
Бүген Казанның аквапаркында унбер яшьлек малай батып үлгән
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанның “Лето-STOP” аквапаркында унбер яшьлек малай батып үлгән. “Татар-информ” агентлыгына шәһәр ашыгыч ярдәм сменасының баш табибы Жанна Голованова хәбәр итүенчә, фаҗига турындагы хәбәр кизү пультына 13 сәгать 47 минутта килгән. Семен Серегин тугыз сыйныфташы белән бергә укытучылары озатуында Казанга Уфадан язгы каникуллар вакытында күңел ачарга килгән булган. Казан аквапаркы җитәкчелеге фаҗигагә аңлатма бирүдән баш тартты.