news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан шәһәр Советы сессиясендә Татарстан башкаласының санитар-экологик хәле мәсьәләләре каралды

Бүген Казан шәһәр Советы сессиясендә Татарстан башкаласының санитар-экологик хәле мәсьәләләре каралды

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Бүген иртәнге сәгать 10да “Казан” мәдәни күңел ачу үзәгендә Казан шәһәр Советы халык депутатларының XXIV сессиясе булды. Сессия эшендә шәһәр Советының 92 депутаты, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советы депутатлары, Казан вузлары ректорлары, сәнәгать предприятиесе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе предприятиеләре һәм мәгариф, мәдәният оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Бүгенге сессиянең көн тәртибен раслау процессында аңа кайбер үзгәрешләр кертелде. Дәүләт Советы депутаты, эшмәкәр Марат Бикмуллин тәкъдиме белән көн тәртибенә “Татарстан Респубикасының Торак фондына түләү тәртибен үзгәртү турында”гы мәсьәлә кертелде. Депутат Бикмуллин сессиядә әлеге тәртипне үзгәртү турында ТР Президентына мөрәҗәгать кабул итәргә тәкъдим итте. Үз тәкъдимен ул әлеге мәсьәләдә базар шартларыннан чыгып якын килергә кирәклеге белән дәлилләде. Марат Бикмуллин Торак фондына түләүләрне шәһәр ипотека займы облигацияләрен сатып алу юлы белән тормышка ашырырга тәкъдим итте. Ә облигацияләр торакка чиратта торучы предприятие хезмәткәрләренә тапшырылачак. Депутат фикеренчә, бу үткән сессиядә кабул ителгән ипотека кредиты турындагы Шәһәр программасын тормышка ашыруда бер юнәлеш булыр иде. Бу очракта ипотека кредиты буенча Шәһәр фондында средстволар уңга-сулга таратылмас, ә бәлки ипотека кредиты торак программасында катнашырга теләге булган казанлыларның торак мәсьәләсен тормышка ашыруга юнәлдерелер иде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә әлеге мәсьәлә көн тәртибенә кертелде.

Казанның санитар-экологик хәле турындагы мәсьәләне дә көн тәртибенә кертергә карар ителде. Моңа кичә Зәйдә үткән “Татарстан Республикасында санитар-экологик хәлне яхшырту чаралары турында” республика киңәшмәсе нәтиҗәләре сәбәп булды. Анда Казанның санитар хәле канәгатьләнерлек түгел дип танылды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәйдәге киңәшмәдә Казан шәһәр Советының ашыгыч сессиясен җыйнарга һәм республика башкаласын 10 августка тәртипкә китерергә таләп итте. Шәһәр Советы рәисе Камил Исхаков мәсьәләнең актуальлеге белән килеште, шуңа күрә аны бүгенге сессиянең көн тәртибенә кертергә һәм әлеге проблеманы карау өчен сессиягә ТР экология һәм табигый ресурслары министры Ирина Ларочкинаны чакырырга карар ителде. Моннан тыш, депутатлар республика экологлары тарафыннан төшерелгән, кичә Зәйдә үткәрелгән киңәшмәдә күрсәтелгән фильмнан кадрлар белән таныштылар.

Көн тәртибенә кертелгән ике мәсьәләне карауны кичектереп торырга булдылар. Аларның берсе Казанда туристлык программасын җәелдерү булса, икенчесе “Казанның почетлы гражданины” исемен бирү. Әле вакыт бар, шуңа күрә әлеге мәсьәләләр көн тәртибеннән төшереп калдырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100