news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләрен тапшырды

Президент лауреатларны югары дәүләт бүләкләренә ия булулары белән котлап, очрашу өчен сәбәп биргән шушындый уңышлар күбрәк булсын, -дигән теләктә калды

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләрен тапшырды.
Кремльнең Ак залына җыелган өч дистәдән артык фәнни элита вәкиле һәм предприятие җитәкчесе арасында “Молекуляр кушылмаларның органик чыгышы – электроника һәм медицина өчен наноматериаллар җыюда кулланылучы блоклар”, “Үсемлекләрдә калий циркуляциясе процессының ялганыш механизмы”, “Нефтьне транспортлауның ышанычлылыгын күтәрү буенча технологик чишелешләр комплексын сәнәгатьтә реализацияләү” , “Авыр нефть чималын чыгару һәм эшкәртү процессларында интенсив парга әйләнү, электромагнит активлыгының инновацияле, энергия саклау технологияләре” хезмәтләре, “Оптик нурланышның матдә белән тәэсир итешүе: теория, эксперимент, кушымта”, “Органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе”, “ Җинаятьчелек белән бәйле проблемаларны заманча чишү юллары”, “Борынгы заманнардан бүгенгә кадәр дөнья культурасы контекстында татар халкы тарихы” дигән эшләр циклларын тәкъдим иткән авторлар коллективлары һәм аерым авторлар бар иде.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт үзенең, мәгариф, фәнни, җитештерү потенциалы белән дан казанды. “Бүген илнең, теге яки бу төбәкнең конкурентлыкка сәләте турныда сөйлибез икән, аның нигезен тәшкил иткән шушы потенциал алга таба хәрәкәт иттерүче төп көч булып тора. Илдә барган процессларны галимнәрдән башка хәл итеп булмый. Лауреатлар арасында фән эшлеклеләре белән бергә эре бизнес вәкилләре булу да сөенечле. Республика үсеше өчен мөһим булган идеяләрне фән һәм бизнес катнашында тормышка ашыру алга таба да дәвам итәчәк. Галимнәр үзләре генә эшли алмый, аларга юнәлеш бирергә кирәк. Республиканың конкурентлык өстенлеген билгели торган күп кенә юнәлешләр бар”, -ди Президент. Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе, республикадагы ике илкүләм тикшеренү институты, технопаркларның бербөтен булып эшләргә тиешлегенә басым ясады. “Шушындый конкурентлык өстенлеге булганга республикабызның потенциалы зур”,- ди ул. Бу икътисад белән генә чикләнми. Ул тарихка да, телгә дә, традицияләрне үстерүгә дә карый.
Президент лауреатларны югары дәүләт бүләкләренә ия булулары һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлап, очрашу өчен сәбәп биргән шушындый уңышлар күбрәк булсын, -дигән теләктә калды.
“Оптик нурланышның матдә белән тәэсир итешүе: теория, эксперимент, кушымта” дигән хезмәтләр циклының авторлары - Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре. Фәнни хезмәтнең җитәкчесе КФУ президенты, физика-математика фәннәре докторы, академик Мәкъзүм Сәлахов бу югары бүләккә лаек булуны Казан университеты фундаменталь-гамәли тикшеренүләренең олы казанышларын тану дип бәяләде. М.Сәлахов бу хезмәтнең дөнья күрүендә университет галимнәренең ТР Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлеге зур роль уйнады дип саный. КФУ президенты алга таба да федераль университет фән һәм инновацияләрне үстерүгә зур көч куячак, дип ышандырды.
“Үсемлекләрдә калий циркуляциясе процессының ялганыш механизмы” хезмәте ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлов җитәкчелегендә эшләнгән. “Без, фән эшлеклеләре, республиканың алга таба да чәчәк артуын телибез. Бүген республика җитәкчелегенең фәнгә булган кайгыртучан мөнәсәбәте галимнәрдә ышанычны ныгыта. Республика алга таба Фәннәр академиясе потенциалына нигезләнеп һәм дөнья фәне казанышларын файдаланып чәчәк атарга тиеш”, -дип ассызыклады ул.
“Нефтьне транспортлауның ышанычлылыгын күтәрү буенча технологик чишелешләр комплексын сәнәгатьтә реализацияләү” хезмәтен тәкъдим иткән авторларның берсе, кызганыч, бу хезмәтнең дәүләт бүләгенә лаек булуын күрә алмады. “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары Владимир Зиновьевка бүләк үлгәннән соң тапшырылды.
Кремльдәге бүгенге тантана күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100