Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген К.Тинчурин театрында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең юбилей кичәсе үтәчәк
Бүген К.Тинчурин театрында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең юбилей кичәсе үтәчәк
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында ТР язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 75 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үтәчәк. 1995 елда арабыздан киткән Г.Тукай премиясе лауреатын искә алу өчен бирегә татар язучылары, дуслары һәм туганнары киләчәк.
Прозаикның 75-еллыгына багышланган кичәдә ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты профессоры Тәлгать Галимуллин чыгыш ясаячак. Мөхәммәт Мәһдиевнең хатыны Гәүһәр ханым һәм кызы Лилия Мәһдиевалар шулай ук сәхнәгә чыгачак. Г.Камал һәм К.Тинчурин театры артистлары язучының роман һәм повестьларыннан инсценировкалар күрсәтәчәк. Моннан тыш, артистлар Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Айрат Арсланов һәм Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак. Шулай ук тамашачылар сәхнәдә урнаштырылган видеоэкран аша танылган прозаикның тормыш юлы турында сөйләүче сирәк очрый торган фото һәм видеоматериалларны күрә алачак.
Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка соң килде, Казан дәүләт университеты укытучысына ул вакытта инде 40 яшь тулып киткән иде. Әмма сугыш елы яшүсмерләре язмышы хакында бәян иткән “Без – кырык беренче ел балалары” дигән повесте белән ул үзе хакында башкаларга охшамаган язучы буларак сөйләргә мәҗбүр итте. Татар әдәбияты тарихына әдип авыл прозасы жанрындагы - “Кеше китә – җыры кала”, “Фронтовиклар”, “Большая земля под крылом”, “Торналар төшкән җирдә”, “Саубуллашу”, “Ачы тәҗрибә” кебек эпик әсәрләр авторы буларак кереп калды. Үзенчәлекле мәдәният һәм рухият дөньясы буларак авыл, Бөек Ватан сугышы һәм аның аерым бер кеше язмышындагы роле романнары һәм повестьларының төп темасы булып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз