news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Изге Болгар җыены чаралары башлана

Болгар җыенын оештыруда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты карам

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Бүген республиканың Спас районы җирлегендә урнашкан Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены чаралары башлана. Бүген Болгар җиренә кунаклар килә башлый. Кичке сәгать алтыдан мәдәни чараларны тамаша кылырга, изге Коръән укучыларны тыңларга мөмкин булачак.
19 июньдә исә төп чаралар - Болгарда яңа мәчет нигезенә таш салу, Кече манара янында дога кылу һәм тәүбә итү, аннан соң өйлә намазын уку көтелә.
Быел җыен Ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышлана.
Болгар җыенын оештыруда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре буенча идарә катнаша.
Билгеле булганча, Изге Болгар җыены болгарларның Ислам динен рәсми төстә кабул итүе уңаеннан уздырыла. Җыен 1989 елдан бирле даими рәвештә җыела.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-ядкәрлеге базасында шулай ук 19-21 июнь көннәрендә борынгы болгарлар тарихын өйрәнү буенча халыкара фәнни форум уза. Форумда борынгы болгарларның материаль һәм рухи мәдәнияты, аларның килеп чыгышы, үсеше һәм тышкы элемтәләре белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Анда Украина, Болгария, Венгрия, Израильнең Россиядәге рәсми вәкилләренең катнашуы көтелә.
Быел Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен мәчетләрдән автобуслар оештырыла. Шулай ук Казан шәһәре мэриясе дә җыенда катнашырга чакыра.
Елдан-ел җыенда катнашучылар саны арта. Узган ел Татарстаннан, Башкортостаннан, Чувашиядән, Мари Элдан, Мордовиядән, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Нижегородск, Әстерхан өлкәләреннән, Себер һәм Уралдан, чит илләрдән 20 меңгә якын кеше катнашты дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100