Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген дознавательләр “Порт” сәүдә үзәгендә янгын шаһитларыннан сорау ала
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янган “Б” корпусын җентекләп тикшерәчәк.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген янгын сүндерүче дознавательләр “Порт” сәүдә үзәгендә янгын шаһитларыннан сорау ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре “Порт” сәүдә үзәгендә янган “Б” корпусын җентекләп карыячаклар. Автоматлаштырылган янгынга каршы система эшчәнлеге нәтиҗәлелеге тикшерәләчәк. Шулай ук дознавательләргә янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау йөкләнгән. Янгын- техник суд экспертизасы билгеләнәчәк.
Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк хезмәткәрләре блокларда куелган видеокүзәтүләр мәгълүматын тикшерүдә катнашачаклар. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча эксперт-криминалистика үзәгендә узачак.

Алдан “Татар-информ” Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының 300ләп хезмәткәре берничә сәгать ут белән көрәш алып барды. Көндезге сәгать 3тә янгынны сүндерә алдылар. 200 квадрат метрда башланган янгын 2800 квадрат метрга кадәр җитте. Экстрен хезмәтләрнең оператив эшчәнлеге аркасында кешеләрне бинадан чыгардылар, зыян күрүче булмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз