news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген БГӘдә “Вызов пустыне” раллие башлана

Бүген БГӘдә “Вызов пустыне” раллие башлана

(Чаллы, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Вызов пустыне” раллие буенча Дөнья кубогының финал этабы башлана. Абруйлы авторейдта Россия данын “КАМАЗ-Мастер” командасы яклый.

“КАМАЗ-Мастер” командасы бу узышларда алты тапкыр катнашты һәм барысында да җиңү яулады. Соңгы дүрт җиңү – Рөстәм Миңнеханов исәбендә. Ләкин быел ул, аягы җәрәхәтләнү сәбәпле, ярышларда катнаша алмый. Команданың яңа составы тупланган: пилотлар Владимир Чагин (штурман Станислав Конопко, механик Эдуард Николаев) һәм Сергей Решетников (штурман Айдар Беляев, механик Эдуард Николаев) җитәкчелегендә ике экипаж. Команда җитәкчесе Семен Якубов сүзләренчә, экипаж әгъзалары өчен раллида катнашу булачак “Париж-Дакар” раллиенда төп команда составына керү имтиханы булып тора. Шуңа күрә БГӘдәге ярышларда команданың төп максаты – спорт уңышлары гына түгел, «КАМАЗ-4911 EXTREME» узыш йөк машиналарын сынау да.

Бүген Абу-Дабида узыша башлап, раллида катнашучылар 14 ноябрьгә кадәр 2260 километрлы 5 этап узарга тиеш, шуларның 1583 километры – исәпкә алына торган тизләнешле участоклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100