Бөгелмәдә Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр
Барлыгы 254 156 кешене колачлап, меңнән артык чара үткәрелгән.

(Бөгелмә, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булды. Бөгелмәдә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә аның кыскача нәтиҗәләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тәкъдим итте.
Ел дәвамында шәһәр һәм районда бәйрәм, фольклор, күңел ачу, конкурс программалары, театральләштерелгән тамашалар, халык күңел ачулары, Республика халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдыручы чаралар оештырылды,. Шулай ук муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле тематик проектлар тормышка ашырылды.
Барлыгы 254 156 кешене колачлап, меңнән артык чара үткәрелгән.