Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» медале тапшырылды
^Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» медале тапшырылды
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Кичә Казан Ратушасында агымдагы елның 1 августыннан 31 октябренә кадәр вакыт аралыгында озын гомер юлы кичереп, олуг юбилейларын билгеләп үтүче юбилярларны котлау кичәсе булды.
Казан шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәис Мөбәрәкҗанов аларга «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» медален тапшырды. Бу медаль сугыш елларында Ватаннары өчен көрәшүчеләргә һәм намуслы хезмәт итүчеләргә бирелде. Шул ук кешеләр барысы да меңъеллык шәһәр үсешендә зур роль уйнаган. Әйтик, Петр Белыхка 1 сентябрьдә 80 яшь тулган, ул Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» ике медаль иясе. Антонина Новикова сугыш елларын мотортөзелеш заводында токарь булып эшләп уздырган. Бүләкләнгәннәр арасында атказанган укытучылар, медицина фәннәре кандидаты, нефть промышленносте һәм башка өлкәләрдә дә сугыш елларында тырышып хезмәт куйган кешеләр бар иде. Гомумән, алар һәммәсе дә 40-50 еллык стажга ия. ТРның халык җырчысы Лидия Әхмәтова өлкәннәргә Казан турындагы җырын бүләк итте.
Казанның социаль яклау идарәсе хәбәр итүенчә, мондый медальләр 163 мең сугыш инвалиды һәм хезмәт ветераннарына биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз