news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераны белән бер очрашу

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Бөек Ватан сугышы ветераны - 96 яшьлек Калбай Латыйпов белән очрашты

(Төмән, 23 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылау уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәрүне Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте узган елда ук башлап җибәргән иде инде.
Бу Казыятлыкның җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин шушы көннәрдә Ялутор районының Сәел авылында яшәүче 96 яшьлек сугыш ветераны Калбай ага Латыйпов белән очрашып кайтты һәм шул очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Калбай бабай мине йөзгә якынлашып килгәндә дә хәтеренең әйбәт саклакануы белән сокландырды, тик аяклары гына тыңламый башлаган, мәчеткә йөри алмый икән хәзер. Сабый көннәреннән башлап, озын гомер юлын күздән кичерде ул. Менә Сәел авылына бер яктан аклар, икенче яктан кызыллар бәреп керә, малай-шалайларга кызык бит, йөгерешеп чыгалар урамга, алар артыннан - әниләре. Аклар белән кызыллар бәрелешкәндә адашкан пуля улына килеп эләкмәсен дип, дүрт-биш яшьлек Калбайны әнисе идән астына төшереп утырта, сугышчылар авылдан чыгып киткәч кенә алып чыга.
Кечкенәдән колхоз эшләрендә катнаша ул, 15 яшендә урман кисә. Бервакыт аның башына агач төшә, аңына хастаханәдә генә кайта. Бу һәлакәттән исән калыр дип, беркем дә ышанмаган ул көннәрдә, озын гомер кичерергә насыйп булганга Аллаһы Тәгалә саклап калгандыр гомерен. 17 яшендә трактористлар курсын тәмамлый ул, курслардан кайтуына бригадир итеп куялар. Яшьлегендә йөрәген яралаган тагын бер вакыйганы бер дә оныта алмый икән Калбай бабай. 1938 нче елда чекистлар килеп, авыл мулласы Мәүлет хәзрәт Рафиковны кулга алалар, сак астында авыл буйлап алып китәләр, шомлы тынлыкта бөтен авыл халкы күз яшьләре белән озатып кала аны, озак телдән төшерми сөйлиләр бу турыда.
Ватан сугышына сугышның беренче көннәрендә үк алына Калбай Латыйпов. Бер яшьлек кызы Сөембикә белән хатыны Зәйникамалның фоторәсемен сугыш тәмамланганчы күкрәк кесәсендә саклый. 1941 нче елда ук каты яралана солдат Латыйпов, госпитальдә аның эченнән снаряд кыйпылчыкларының барысын да алып бетерә алмыйлар, чөнки артык хирургик тыкшыну аның гомеренә куркыныч яный. Госпитальдән яңадан фронт юлларына кайта, Одерне, Висланы фашистлар кулыннан азат итүдә катнаша, Берлинны алганда икенче мәртәбә яралана. Кеше ышанмас, гомере өзелмәүгә бу юлы да бер сәбәп булган. Ач килеш ыргылган ул атакага, ашап тамагын тукландырырга өлгерми калган. Эче буш булудан пуля эчәкләренә кагылмыйча, алар арасыннан үтеп киткән. Шул гына саклап калган гомереңне, дигәннәр аңа табиблар.
Сугыш тәмамлангач, туган авылына, гаиләсенә әйләнеп кайта Калбай Латыйпов, колхозда хезмәт итә, гомер юлдашы Зәйникамал белән алты бала тәрбияләп үстерәләр алар.
Әледән-әле сиздереп торган яраларга күнеккән инде Калбай бабай, тик менә күптән түгел бакыйлыкка күчкән Зәйникамал әбине юксынып сагышлана, олы кызлары Сөембикә белән Зөлфия карамагында кадердә яшәсә дә, ялгызлык хисе моңландыра аны. “Тормыш дәвам итә, тиздән оныгымның оныгы дөньяга аваз салыр,”- дип елмая Калбай бабай, күзләрендә яшәү ялкынының очкыны ялтырый. Хәзер ул күкрәк кесәсендә полкташлары белән төшкән фоторәсемен саклый.
Бөек Җиңү көннәрен якынайту өчен озын фронт юлларын үткән, яу кырында кан койган, илебезне немец фашистларыннан коткарып калган Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе дә онытылырга тиеш түгел, без аларга үзебезнең хөрмәтебезне, җылы игътибарыбызны күрсәтеп өлгереп калырга тиешбез, дип тәмамлады сүзен Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100