news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайның Актүбә бистәсенең 2010 елда бюджет кереме 14238,9 мең сумга җиткән

Шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе муниципаль берәмлеге Советы һәм башкарма комитетының соңгы бер еллык эшчәнлегенә хисап җыены булды

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе муниципаль берәмлеге Советы һәм башкарма комитетының соңгы бер еллык эшчәнлегенә хисап җыены булды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы хәбәрчеләре.
Актүбә муниципаль берәмлеге Советы һәм аның башкарма комитетының еллык эшенә хисапны берәмлек башлыгы Роза Галеева ясады. Хисап чорында биредәге хезмәтләрнең берсе – милек һәм җир мәсьәләләре бүлеге тарафыннан шактый эш башкарылган. Һәр шәхси хуҗалыкта булып, белгечләр документларда җитешмәгән күрсәткечләрне ачыклаганнар, төгәллекләр керткәннәр. Хуҗасыз милек исәпкә алынган, җир кишәрлекләрен актуальләштерү буенча чаралар уздырылган. Муниципаль берәмлекнең адрес хуҗалыгын яңарту буенча промзона урамнарына исемнәр биргәннәр. Җир кишәрлекләренең кадастр номерларын инвентарьлаштырганнар. Шәхси төзелеш өчен Сөембикә урамыннан 10 урын бүлгәннәр. Шуларның өчесендә эш башланган инде. Республика тарафыннан эре терлек тотучыларга ярдәмгә күчерелгән 150 мең сумнан артык акча максатчан файдаланылган. Халыктан җир салымы җыю да тәртипкә салынган.
Хәрби исәп өстәлендә хәрби хезмәт узарга бурычлы 3000 кеше теркәлгән. Шуларның 160ы запастагы офицер, 2126сы – запастагы солдат, 714е армиягә чакыру яшендәге гражданнар. Соңгылары арасыннан сәламәтлекләре рөхсәт иткәннәре, хезмәткә алыну алдыннан, бушлай шоферлыкка укытыла. 2010 елда армиягә 61 егет алынган. Медицина комиссиясе узуга 22 призывник килми йөри.
2010 елда муниципаль берәмлекнең бюджет кереме 14238,9 мең сумга (109,3 проц.) җиткән. Аны бюджет сфераларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүгә, электр энергиясенә, урамнарны, кварталларны карауга, юлларны агымдагы ремонтлауга, мунча хезмәтенә һ.б. тотканнар. Бюджет чыгымнарын киметү буенча Роза Алмас кызы бюджетка кергән акчага һәм аның максатчан файдаланылуына контрольне көчәйтергә, финанс, салым хезмәтләре белән килешеп эшләүне алга таба тагын да яхшыртырга, бюджет учреждениеләрендә барлык маддәләр буенча да чыгымнарны кыскартуның катгый режимына күчәргә чакырды.
Халык белән эшләүгә биредә җитди игътибар бирелә дигән фикер туа. Чөнки һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавап таба ала. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы даими эшли. Җирле хезмәткәрләрдән тыш, һәр ай саен администрация бинасында районның мәшгульлек үзәге, пенсия фонды идарәсе белгечләре кабул итә.
Бистәдә 38 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид, вафат булган ветеранның 80нән артык тол хатыны бар. Аларның 19ы торак шартларын яхшырткан.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100