news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайлы Интернет буенча тамбовлыны алдап, акчасына ия булган

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан чит милекне урлау факты буенча гаепләү расланган

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Интернет -мошенниклар үзебезнең арада да бар, мәсәлән, Азнакайда яшәүче 19 яшьлек берәү интернет челтәре аша Тамбов шәһәрендә яшәүчегә телефон җибәрергә ышандыра. Әмма 5600 сум акчаны алгачтын, аны кесәсенә “шудыра”. Ансат юл белән акча үзләштергән мошенникка карата Азнакай шәһәре прокуратурасы тарафыннан чит милекне урлау факты буенча гаепләү расланды, дип белдерә “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot