news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге оештырыла

Бәйге мөселманнарны Коръәнне татар мәкаме белән уку традициясенә җәлеп итү, Коръән уку кагыйдәләрен белү, Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырыла.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 30 майда Азнакай шәһәрендә ирләр арасында Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге оештырыла. Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Казан ислам университетының Коръән Хафизлар әзерләү үзәге белән берлектә үткәрә.

Бәйге мөселманнарны Коръәнне татар мәкаме белән уку традициясенә җәлеп итү, Коръән уку кагыйдәләрен белү, Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot