Азнакай районында караклар җанланган
Велосипед, кабель, ягулык, су торбасы урлыйлар
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Көннәр җылыту белән, Азнакай районында караклар да җанланган. Узган атнада кылынган сигез җинаятьнең барысы да диярлек чит кеше милкенә кул сузуга бәйле. Велосипед, кабель, ягулык, су торбасы, кәрәзле телефон урлау фактлары әнә шул хакта сөйли, дип борчыла ”Маяк” басмасы.