news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында 2 мең литрдан артык ялган алкоголь йолып алынган

Административ тикшерү кузгатылган

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Азнакай районында үткәрелгән оператив-профилактик операция барышында полицейскийлар һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ялган акциз маркалы 2 мең литрдан артык алкоголь продукцияне йолып алган.

Оператив эш берничә юнәлештә алып барылган. Нәтиҗәдә, Азнакай районы Уразай авылындагы шәхси сектор гаражында табылган исерткеч эчемлекләр, шул исәптән, элиталы маркалы алкоголь продукция йолып алынган.

Административ тикшерү кузгатылган. Бу алкогольне куллануның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булу-булмавын ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100