news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшли

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшли
"Маяк"

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә быел да балалар өчен көндезге лагерь оештырылды. Биредә кырыктан артык малай һәм кыз көннәрен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Лагерьда кызлар һәм малайлар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемдә шөгыльләнде, алар белән тәҗрибәле тәрбияче-мөгаллимәләр эшләде. Бу турыда «Маяк» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Ял дәвамында балалар өчен дин һәм Коръән дәресләре, иртәнге зарядка, күңелле уеннар, тәмле төшке ашлар, туризм буенча мавыктыргыч һәм файдалы мастер-класслар, табигатьтә уеннар оештырылды. Мөгаллимәләр балаларга кыска сүрәләр дә ятлатты, бергәләшеп өйлә намазына да бастылар, балаларны кул эшләренә күндереп, файдалы хезмәт дәресләре дә оештырдылар.

«Балалар тавышыннан мәдрәсәнең иркен бүлмәсе гөр килеп торды. Һәммәсе матур, пөхтә итеп киенгән. Кызлар оста итеп яулыкларын бәйләгән, малайлар бизәкле түбәтәй кигән. Балалар арасында 11-12 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да булды», – дип сөйли Зәңгәр мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт.

«Өч атналык лагерь бик күңелле, рәхәт булгач, өч көн кебек тиз генә узып та китте. Шул вакыт эчендә мәчет хезмәткәрләре балаларга биргән белемне, тәрбияне бәяләп кенә бетерерлек тә түгел. Иң мөһиме балаларның күңелендә бу лагерь иң җылы хисләр калдырды. Чын күңелдән барысы өчен дә, баш иеп рәхмәт әйтәсе килә», - дигән җылы теләкләрен әйтте ата-аналар.

Лагерьның ахыргы көнендә балалар бер дә теләмичә генә таралды. Бу көнне балаларның укыган-өйрәнгәннәренә нәтиҗә ясалды, үзенә күрә имтихан-бәйге үткәрделәр. Малайлар азан әйтте, ә кызлар намаз уку тәртибен күрсәтте, дога кылды. Җиңүчеләрнең һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100