Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда яшәүчеләр космонавтлар белән элемтәгә чыкты
Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев «космонавтика», «галәм» дип янган тагын бер төркем баланың хыялын тормышка ашырды - алар халыкара космик станциясе белән элемтәгә чыкты.
Ун минут дәвамында барган элемтә барышында Россия космонавты Сергей Прокопьев балаларны һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Чираттагы радиоэлемтәдә «Азнакайнефть» идарәсе ветераны, 4нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова да катнашты.
«Мондый мавыктыргыч чарада беренче генә катнашуым түгел, космонавтлар белән аралашудан күзләре «янган» балаларны күрү - үзе бер сөенеч», - ди ул.
«Мондый истәлекле чарада катнашу балалар өчен генә түгел, безгә дә бик кызык булды. Бик дулкынлансак та, әлеге тарихи вакыйгада катнаша алуыбыз белән бик горурланабыз», - ди алар.
Сергей Прокопьев галәмнән Азнакай өлкәннәрен бәйрәм белән дә тәбрик итте.
Сүз уңаеннан, әлеге чара «Татнефть» тарафыннан грант яклавы тапкан «Ерак космик радиоэлемтә» проекты кысаларында оештырылды. Грант акчасына заманча җиһазлар сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз