news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче авыл буасында су коенганда батып үлгән

Азнакайның Мәнәвез авылында буада ир-ат батып үлгән. Бу хакта көндезге сәгать 12 тирәсендә махсус хезмәтнең 112 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга Лениногорскидан һәм Әлмәттән 7нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар берничә сәгатьтән 48 яшьлек ир-атның мәетен ярдан 60 метр ераклыкта тапкан.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига килеп чыгуга ир-атның җиһазланмаган урында коенуы сәбәп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100