Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Сувенирлар йорты ачылды
Шәһәр музее янәшәсендә «Азнакай сувенирлары» йорты ачылды. Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр итә.
«Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, кара алтынлы, игеннәре күкрәп үскән, иң төп байлыгы – тырыш, уңган кешеләре булган Азнакайны кунаклар, туристлар үз итә, алар ел дәвамында бирегә эзне суытмый», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны ачу тантанасында.
«Менә бүген ишекләрен ачкан йортта аларга үзләре белән Азнакайның «бер кисәген» алып китү мөмкинлеге дә туды. Күреп торасыз, осталарыбыз куллары сувенирларның ниндиләрен генә иҗат итмәгән: җирлегебезнең иң матур урыннары төшерелгән элмәләр, картиналар, курчаклар, сыннар, милли чигүле киемнәр, нәкышле йорт-кирәк-яраклары... Аларның һәркайсы җирлегебез турында искә төшереп, истәлекләрне яңартып торыр», – диде ул.
Сүзне дәвам иткән азнакайлылар сувенирларыбызның чит илләрдән килгән кунакларның да үз итүен, аларның хәтта Америка, Австралия кебек башка континентларга кадәр барып җитүен горурлану белән сөйләделәр. Ә район белән хезмәттәшлек иткән Төркия, Белоруссия республикасы, Санкт-Петербург шәһәре турында инде әйтәсе дә юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз