Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда штаб өйрәнүләре үтте
Азнакайда гражданлык оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу планлы рәвештә берничә елга бер тапкыр уза торган чара.
Бүген гадәттән тыш хәлләр була калган очракта тиешле структураларның үзара эшчәнлеге тикшерелде. Буадан су таралу турында хәбәр алынды. Аның нәтиҗәләрен бетерү буенча барлык структуралар да үз эшен югары дәрәҗәдә оештырды. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Соңыннан алар юл-транспорт һәлакәте булган урында үзләрен тагын бер кат сынап, тикшерүчеләрдән яхшы бәя алдылар. Ул арада «Восток» сәүдә үзәгендә «янгын чыгып», бөтен көчләр шунда тартылды. Бу объектта персоналны, сатып алучыларны эвакуацияләү, коткару оештырылды, каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде.
«Мондый өйрәнүләр бик мөһим. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда барлык хезмәтләр үзара аңлашып, сәгать механизмы кебек эшләргә тиеш. Чөнки бу вакытта минут кына түгел һәр секунд кадерле. Монда халыкның гомерен саклап калуда кирәкле чараларны оператив тәэмин итүне оештыру зур роль уйный, – ди шәһәрнең 87нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе вәкилләре дә районыда барлык структураларның да куелган бурычларына җаваплы карауларын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз