Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы булды
23 гыйнварда Азнакай шәһәре гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте.
Монда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы,Баулы,Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Бәйгедә катнашучылар югары һөнәри осталыкларын, тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәттеләр, биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе И.И.Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р.Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Р.Ә.Баһавиева булган жюри бәяләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз