news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булды

Азнакайның Чубар Абдул мәдәният йортында шагыйрә, популяр җырлар авторы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үтте.

Кичәдә Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар.Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Гөлшат Зәйнашева шигырьләре үзе исән чагында ук кечкенә генә авыл сәхнәсендә дә, шәһәр мәдәният йортларында да яңгырый-яңгырый өйләргә күчкән, күпләрнең йөрәк түрендә урын алган. Бүгенге кичәдә без дә аның шигырьләрен, җырларын рәхәтләнеп башкардык» - диде чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100