news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда борынгы татарлар арасында билгеләп үтелгән «Җим-чәчәк» бәйрәме булды

Бүген Азнакайның Яңа Юл микрорайонында «Җим-чәчәк» бәйрәме узды. «Җим-чәчәк» бәйрәме - борынгыдан татарлар арасында билгеләп үтелгән яз бәйрәме. Бу көнне яшьләр уеннар оештырган, җырлаган.

Менә шундый бәйрәм Яңа Юлның күп функциональ үзәгендә дә оештырылды. Шунда ук ярминкә дә булды. Бакчачылар чәчәк, гөл, яшелчә үсентеләрен сатуга алып чыкты, алар бакчачылык буенча үзләренең киңәшләре белән дә уртаклашты. Бу турыда «Маяк» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне моңлы җырлар, гармун көйләре бизәп торды. Алып баручылар бәйгеләр, уеннар оештырды. Күпфункцияле үзәк директоры Алмаз Закиров мондый ярминкәләрне киләчәктә ешрак үткәрергә тәкъдим итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100