news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайда Әзһәр Шакировның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Азнакайда Әзһәр Шакировның яңа китабын тәкъдим иттеләр
aznakaevo-rt.

Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайның Почетлы гражданы Әзһәр Шакировның  «Халкыбызның кадерле шәхесләре» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза. 

Кичә башында район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әзһәр ага Шакировны барлык азнакайлылар исеменнән туган җирендә сәламләп, изге теләкләрен ирештерде.

Халкыбызның милли гәүһәрләре булган шәхесләргә багышлап иҗат ителгән китап гаять эчтәлекле, йөгерек телле булуы белән җәлеп итә. Аның буенча фикер алышып, азнакайлылар Әзһәр ага Шакировның татар сәнгатендә озак еллар алып барган эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм «Халкыбызның кадерле шәхесләре» исемле китабы татар дөньясында тарихка кереп калачагын ассызыкладылар, диелә хәбәрдә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100