news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә булды

Азнакайда Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә булды
"Маяк"

Әлфия Авзалованың туган көне уңаеннан Азнакайның Чубар Абдул мәдәният йортында легендар җырчыны - «Моң патшабикәсен» искә алу кичәсе узды.

Кичә дәвамында авыл халкы Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Кунаклар халык күңеленә кереп калган җырларны башкарды. Шулай ук биредә Әлфия Авзалова тормышына багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесе була. Татар музыкасы дөньясында хатын-кызлардан Әлфия Авзалова нәкъ менә шундыйлардан. Ул - халык мәхәббәтен яулаган легендар җырчы», - диде чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100