news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай яшьләре «Активлар мәктәбе» форумында катнашты

18-20 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә авыл яшьләренең «Активлар мәктәбе» форумы үтте. Анда Азнакай яшьләре дә актив катнашып, яңа идеяләр белән кайттылар, дип яза «Маяк» газетасы.

«Форум, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Авыл яшьләренә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен республиканың аграр яшьләр берләшмәсе командасына, җитәкчебез Миләүшә Мөдәрисовнага чиксез рәхмәтлебез. Форум барышында төрле тренинглар, интеллектуаль уеннар үткәрелде, лекцияләр булды, яшьләр инициативаларын тормышка ашыру буенча фикер алдык. Шунда ук проектлар буенча эшләргә дә өйрәттеләр. Әлеге чара безнең өчен яңа проектлар мәйданчыгы булып тора», – ди районның аграр яшьләр берләшмәсе лидеры Гөлназ Исламова. Ул анда куратор буларак катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot