news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укытучысы «Минем спорт» платформасында эш нәтиҗәләре буенча җиңүче булып танылды

Узган атнада «Минем спорт» платформасында эшләү буенча Бөтенроссия экспертлар берлеге беренче эш нәтиҗәләрен билгеләде. Ставрополь, Краснодар крае, Карелия Республикасы, Мәскәү, Брянск өлкәләреннән булган җиңүчеләр рәтендә Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе методисты Гүзәлия Латфуллина да бар.

«Маяк» газетасы сайтында хәбәр ителгәнчә, ул иң яхшы администратор булып танылды. «Минем спорт» платформасында эшләп, бүген инде үзләре экспертлар исемлегенә кергән Азнакай тренерларының да хезмәте югары бәяләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100