news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакай иҗтимагый советы вәкилләре лагерьларда булды

Азнакай иҗтимагый советы вәкилләре лагерьларда булды

Җәйге каникулларда Азнакайда балалар өчен дистәләгән ял итү, сәламәтләндерү, хезмәт һәм спорт лагерьлары эшли. Районның иҗтимагый советы, һәр елдагыча, быел да аларның эшчәнлеген игътибар үзәгендә тота. Шушы көннәрдә совет әгъзалары Актүбә бистәсенең мәктәп яны лагерьларында, «Көмеш су» сәламәтләндерү үзәгендә булды.

Иҗтимагый контроль мәктәп яны лагерьларының балалар ялын оештыруда барлык таләпләргә туры килүен, нормаларның саклануын тикшерүгә юнәлгән иде. Мондый рейдлар бик кирәк, чөнки балаларның имин һәм яхшы ял итүе иң мөһим мәсьәлә. Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр ителә.

Очрашу барышында бистә башлыгы Александр Севостьянов иҗтимагый совет әгъзаларын «Татнефть» тарафыннан тормышка ашырылган «Яшел калкан» проекты буенча эшләр барышы белән таныштырды. Бистә халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда яңарыш алган объектларын да карадылар.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100