news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай авыл хуҗалыклары ике еллык терлек азыгы әзерләде

Азнакай авыл хуҗалыклары ике еллык терлек азыгы әзерләде
"Маяк"

Азнакай районы кырларында соңгы урып-җыю эшләре эшләре төгәлләнеп килә. Хуҗалыкларда бу көннәрдә кукуруз урып, силоска салалар. Бу хакта «Маяк» газетасы хәбәр итә.

«Узган елгы корылыкны исәпкә алып, хуҗалыкларга ике еллык терлек азыгы запасы әзерләү бурычы куелды. Бу эшне уңышлы башкарып чыктык. Кышлату чорына район буенча 19,6 мең тонна печән, 140 тонна сенаж, 100 мең тоннадан артык силос әзерләнде, ягъни 71 тонна азык берәмлеге, 1 шартлы терлеккә 45 центнердан артык туры килә. Азыкның сыйфаты да яхшы», – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot