news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Татарстан Президенты IT-сменаны Кырымдагы лагерьда үткәрергә кушты

«Форос» паркы Кырым Республикасында «Ак Барс» сәламәтләндерү комплексында урнашкан.

Айрат Хәйруллин: Татарстан Президенты IT-сменаны Кырымдагы лагерьда үткәрергә кушты
«Ак Барс» сәламәтләндерү комплексы

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профильле IT-сменаны балалар лагерында — Кырым Республикасында «Ак Барс» сәламәтләндерү комплексында «Форос» паркында уздырырга кушкан. Бу турыда Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Шуның белән бергә Татарстанның барлык балалар лагерьларында да Татарстан Яшьләр министрлыгы белән берлектә IT белән бәйле җәйге лагерьларда сменалар оештырачакбыз», — диде Айрат Хәйруллин. 

Республикада сәламәтләндерү лагерьларын яңарту буенча президент программасы эшли — балаларга һәм яшьләргә файдалы ял итү өчен шартлар тудырылган.

«Кагыйдә буларак, җәй дәвамында 3-4 смена уздырабыз, күп кенә балалар нәкъ менә лагерьларда ял итә. Төп җәйге смена Биләр авылында узачак — „Сәләт“ учреждениесе „АйТи Биләр Форум“ ын оештыра», — дип искәртте Хәйруллин.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Цифрлаштыру елында профильле IT-сменаларның саны арттырылачак. «Быел без аларны арттырачакбыз, алар шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьлары базасында, шулай ук Кырымда балалар комплексында узачак», — диде ведомство башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100