news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Яр Чаллы медицина учреждениеләре эше белән танышты

Кичә республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Яр Чаллыга барган иде. Анда ул шәһәрнең медицина учреждениеләрен төзекләндерү һәм эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Кичә республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Яр Чаллыга барган иде. Анда ул шәһәрнең медицина учреждениеләрен төзекләндерү һәм эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәрнең сугыш ветераннары өчен госпиталь җитәкчелеге алдында капиталь ремонт эшләрен 23 февральгә кадәр төгәлләү бурычы куелды. Министр ремонт эшләре барышы белән канәгать калды. Айрат Фәррахов ассызыклаганча, госпитальдә сугыш ветераннарын тернәкләнерү өчен уңайлы шартлар тудырылырга тиеш.
Яр Чаллының кичектергесез ярдәм хастаханәсен төзекләндерүнең икенче этабын быелның ноябренә тәмамлау планлаштырыла. 11 гыйнвардан хастаханә табиблары заманча җиһазландырылган 6 операция бүлмәсендә эшли. Көн дә 30 операция ясала. Диагностика хезмәте тәүлек буе эшләү режимына күчкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot