Айрат Фәррахов Алманиядә стажировка уза торган Татарстан табиблары белән элемтәгә керәчәк
10 сентябрьдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Айрат Фәррахов Алманиядә стажировка уза торган Яр Чаллы табиблары белән видеоэлемтәгә керәчәк
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 10 сентябрьдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Айрат Фәррахов Алманиянең Йена шәһәрендәге Университет клиникасында стажировка уза торган Яр Чаллы табиблары белән видеоэлемтәгә керәчәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кама арты кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе нигезендә төзелә торган өченче Төбәк югары медицина технологияләре үзәген быелның ноябрендә ачу күздә тотыла. Кадрларны әзерләү кысаларында, 31 августтан бертөркем табиблар Алманиядә стажировка үтә.