news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәизов “Татарстан студентлары язы”ндагы иң көчле дүрт югары уку йортын атады

Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе сүзләренчә, дүртлекне Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкли.

Айрат Фәизов “Татарстан студентлары язы”ндагы иң көчле дүрт югары уку йортын атады
Султан Исхаков

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Айрат Фәизов республикадагы төп яшьләр фестивале - “Татарстан студентлары язы”нда зур нәтиҗә күрсәткән көчле дүрт югары уку йортын атады.

Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе сүзләренчә, дүртлекне Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкли. Аннан соң Казан дәүләт энергетика университеты. Өченче урында – А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү университеты. Рейтингны В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты йомгаклый.

“Федераль университет берәр ел йомшардымы, табанга басып башкалары килә. Ректорлар өчен бик мөһим бу, бер-берсе белән көрәш элементы”, – дип сөйләде Фәизов “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100