Айнур Әскаровның «Буран» фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә лаек булган
Милли кино өлкәсендәге казанышлар өчен әлеге бүләк конкурс нигезендә, экспертларның яшерен тавыш бирүе һәм тамашачылар рейтингы нәтиҗәләре буенча яшь авторларга берничә номинациядә бирелә.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Айнур Әскаровка «Буран» фильмы өчен «Алтын тәлинкә» кинопремиясе бирелгән.
Башкорт режиссеры Айнур Әскаровка тулы метражлы иң яхшы уен фильмы дип танылган «Буран» фильмы өчен «Алтын тәлинкә» кинопремиясе бирелгән. Бу хакта «Башинформ» яза.
Милли кино өлкәсендәге казанышлар өчен әлеге бүләк конкурс нигезендә, экспертларның яшерен тавыш бирүе һәм тамашачылар рейтингы нәтиҗәләре буенча яшь авторларга берничә номинациядә бирелә.
Призның күләме - 500 мең сум. Бүләкне Россия продюсеры, Россиянең кино белгече Кирилл Разлоговның кызы Анастасия Разлогова тапшырды.