news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда яшәүче өлкән кешеләрне медицина һәм социаль хезмәт оешмаларына бушлай илтәчәкләр

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм инвалидларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтеләчәк. Андый категория гражданнарны махсус оешмаларга китерү күздә тотыла.

Бүген Татарстан парламенты депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» ТР законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проектын кабул итте.

«Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына илтү каралган», - диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Закон проектында тәкъдим ителә торган ашыгыч социаль хезмәт бушлай күрсәтеләчәк.

Өлкәннәрне медицина һәм социаль өлкә оешмаларына «Өлкән буын» федераль проекты буенча федераль бюджет акчасына сатып алынган автотранспортта китерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100