Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары Сабада күчмә семинарда булды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары Саба муниципаль районында булды. Сәфәр авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән танышу максатыннан оештырылды. Сәфәрне Россия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы оештырды.
Күчмә чара программасына «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермерлык хуҗалыгының роботлаштырылган фермасында булу, кәҗә сөтенең заманча җитештерелүе белән танышу, һөнәр берлеге оешмасының Яшьләр советы эше буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу кертелгән иде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген предприятиедә алтмыштан артык кеше эшли. Тәүлеккә 22 тонна сөт җыелып, җитештерүгә тапшырыла. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 55 мең сумга якын. Үзебезнең һөнәр берлеге оешмасы эшли», - дип сөйләде Зөфәр Мөхәммәтшин үз хуҗалыгы турында.
Экскурсия вакытында ул яшь белгечләргә роботлаштырылган ферманың эш принцибын җентекләп аңлатты һәм җитештерү ысулларының сайланышын икътисади яктан дәлилләп күрсәтте. Яшьләр роботлар ярдәмендә сыер саву процессының ничек барганын карады, хуҗалыкта хезмәткәрләр өчен нинди уңайлы эш шартлары булдырылганын бәяли алды.
Һөнәр берлегенең яшь активистлары танышкан икенче предприятие - кәҗә сөте җитештерүче «Лукоз Саба» ҖЧҖ булды.» Чисталык, пөхтәлек – югары тәм сыйфатларына ия булган кәҗә сөте алуда төп шартлар», - дип аңлатты предприятие җитәкчесе Рәзил Гарипов.
Бүгенге көндә предприятиедә 4 мең баш кәҗә исәпләнә. Заманча җайланма, уңайлы шартлар, җитештерүнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуы сыйфатлы сөт алырга мөмкинлек бирә, соңыннан бу сөт Марий-Эл Республикасына эшкәртүгә җибәрелә.
Россия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы исеменнән аның рәисе Фәридә Гарифуллина «Мөхәммәтшин З.З.» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшинга һәм «Лукоз Саба» ҖЧҖ җитәкчесе Рәзил Гариповка һөнәр берлеге белән актив хезмәттәшлек итүләре, кунакчыл кабул итүләре һәм күчмә утырышны югары дәрәҗәдә оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сәфәр азагында яшьләр «Сабантуй» ипподромында булды, биредә яшьләр токымлы хайваннарны тоту шартларын бәяләп кенә калмыйча, аларга утырып та йөри алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз