«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ ел саен «Ел экспортеры» дигән Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Гаризаны зур компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар түбәндәге тармак номинацияләрендә бирә алалар:
- «Сәнәгать өлкәсендә Ел экспортеры»;
- «Машина төзелеше өлкәсендә Ел экспортеры»;
- «АПКның база продукциясе өлкәсендә Ел экспортеры»;
- «АПКның әзер продукциясе өлкәсендә Ел экспортеры» (югары эшләнмәләр);
- «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә Ел экспортеры»;
- «Ел трейдеры».
Моннан тыш, премиягә дәгъва кылучы һәркем түбәндәге өстәмә номинацияләрдә катнашуга гариза бирә ала:
- «Ел ачышы»;
- «Яңа география»;
- «Иң яхшы хатын-кыз экспортер»;
- «Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер»;
- «ESGның җаваплы экспортеры».
Конкурста җиңүчеләрне билгеләү, гадәттәгечә, ике этапта узачак. Башта һәр федераль округта җиңүчеләр сайлап алына, аннары шулар арасыннан илнең иң яхшы экспортерлары билгеләнәчәк. Гаризалар 2022 елның 8 июленә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу бушлай. Катнашу өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ сайтында анкета тутырырга кирәк: http://awards.exportcenter.ru/anketa/?utm_medium=news&utm_campaign=roiv_news_exporter_goda_22.