news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Авыл укытучысы халкыбыз тарихын өйрәнеп китап язды

Авыл укытучысы халкыбыз тарихын өйрәнеп китап язды

(Уфа, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бшкортстанның Чакмагыш районындагы Калмашбаш исемле татар авылында яшәүче милләттәшебез, авыл мәктәбе укытучысы Марат Габделислам улы Ахунов халкыбыз тарихына багышланган китабын чыгарды. Аның “Татар тарихыннан” дип аталган бу китабын Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер итте. Яңа басма татар халкының милләт буларак оешуына багышлана. Анда дәүләтчелегебезнең Хазар, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы тарихы яктыртыла.

Марат Ахунов урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Аны уңышлы бетергәч, туган авылы Калмашбашка кайтып мәктәптә укыта башлый. Бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетында тагын бер югары белем ала. Халкыбыз тарихы белән утыз елдан артык кызыксына һәм күп тарихи чыганакларны өйрәнә Марат әфәнде. “Татар тарихыннан” китабында яктыртылган вакыйгаларның географиясе бик киң, - ди М. Ахунов. – Анда Үзәк Азия белән Үзәк Ауропада булып узган хәлләргә Идел белән Җаекта һәм Азов белән Каспий диңгезләре арасындагы вакыйгалар ялгана. Хезмәттәге фактларны көчәтү өчен кырыктан артык карта да бирелде”.

Яңа китапның рецензентлары – археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов һәм тарих фәннәре докторы Фаил Сафин. “Бу китап күп чыганакларга таянып, бер шәхеснең үз халкы тарихын күз алдына китерү документы буларак кыйммәтле, - дип яза М. Әхмәтҗанов. – Хезмәтнең тагын бер әһәмиятле ягы – аны татар тарихчылары һәм тарихыбыз белән кызыксынучыларның киң катламы игътибарына җиткерү”.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100