news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл җирләрендәге торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә ягу сезонына әзерлек тулы куәтенә бара

Предприятиенең кышка гомуми әзерлеге 77 процент

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Аномаль эсселек нәтиҗәсендә, “Татсельжилкомхоз” предприятиеләренә халыкны эчә торган су белән тәэмин итү, суны экономияләү буенча аңлату эшләре үткәрү, чишмәләр һәм коеларны торгызу кебек өстәмә эшләр алып барырга туры килә. Шуңа карамастан, авыл җирләрендәге торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә ягу сезонына әзерлек тулы куәтенә бара.
Узган ягу сезоны тәмамлануга алар тарафыннан барлык объектлар һәм инженерлык коммуникацияләре тикшерелгән, чаралар планы эшләнгән. Авыл җирләрендәге торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре агымдагы елның 15 сентябренә кадәр объектларны кышка әзерләүне тулысынча тәмамлап, “Татсельжилкомхоз” га әзерлек паспортларын тәкъдим итәргә ниятли.
Бүгенге көндә берләшмәгә караган 38 предприятиенең кышка гомуми әзерлеге 77 процент. Шул ук вакытта “Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” һәм “Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” ААҖ тулысынча әзер. Алар планлаштырылган чараларны вакытыннан алда башкарып, әзерлек паспортларын алырга өлгергән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot