news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Авыл хуҗалыгында сан алу буенча урыннарда эшне җанландырырга кирәк

^Авыл хуҗалыгында сан алу буенча урыннарда эшне җанландырырга кирәк

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуга әзерлек буенча Татарстанның Саба районында узган зона киңәшмәсендә әнә шундый фикер яңгырады.

Чарага республиканың төньяк зонасына керүче 9 районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, икътисадчылар, статистика бүлеге җитәкчеләре , сан алу буенча урыннардагы вәкилләр һәм журналистлар чакырылган иде.

Татарстан территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек һәм үткәрүгә ярдәм итү буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары, вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, әлеге җыендагы кереш сүзендә, 2006 елның 1-25 июлендә узачак исәпкә алу кампаниясенең мөһим аспектларына тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгында сан алу, киләчәктә илнең, шул исәптән республиканың азык-төлек базарында тотрыклылык саклауга юнәлдерелгән нәтиҗәле агросәнәгать сәясәтен булдыру, шулай ук бәяләр сәясәтен үткәрү, җирле товар җитештерүчеләрне һәртөрле яклау максатыннан оештырыла.

“Авыл хуҗалыгын саклап калу, үстерү өчен бу тармакта реаль картинаны чынбарлыкта күзалларга кирәк. Моннан тыш, сан алу Россия Президенты башлангычы белән эшләнгән Милли проектны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче һәркемнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән бу кампания”,- ди Марат Әхмәтов.

Татарстанда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуда 1 миллионнан артык объект исәпләнелә. Болар- эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары, ярдәмче хуҗалыклар, бакчачылык ширкәтләре һәм аларның әгъзалары, шәхси һәм крестьян- фермер хуҗалыклары, торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир мәйданнары булган физик затлар. Исәпкә алу объектларының 80 проценты – авыл җирлегенә, 20 проценты шәһәргә туры килә.

Республикада бу юнәлештә статистик мәгълүматлар туплау, эшкәртүдә 6 меңнән артык кеше катнашачак. Монда, шул ук укытучылар, җирле үзидарә вәкилләре һәм мәшгульлек үзәкләрендә вакытлыча исәптә торучылар ярдәменә таяналар. Татарстан буенча инде объектларның тулы исемлеге төзелгән, һәр төбәктә сан алу буенча вәкилләр, инструкторлар, регистратор һәм координаторлар билгеләнгән. Алар белән уку-өйрәнү эшләре алып барыла. Әмма киңәшмәдә, хәзерге этапта аларның эшен оештыруга матди ярдәм күрсәтелмәве , язу –сызу кирәк-яраклары, техника белән тәэмин ителмәве дә мәгълүм булды. Биектау районы буенча сан алуда җаваплы Госман Хисамов, моңа кадәр халык санын алуда да катнашкан кеше буларак, бу кампаниянең тагын да катлаулы икәнлегенә басым ясады һәм хәтта әле җаваплы комиссия дә тоеп җиткермәгән шактый проблемаларны ачып салды. Ул , аеруча бакчачылык ширкәтләрендә исәп алуның бик катлаулы булачагын, җир пайларына бәйле күп кенә сорауларның туачагын искәртә.

Киңәшмәдә катнашкан республиканың баш статисты Валерий Кандилов, әлеге мәсьәләләр уңай хәл ителер дип ышана һәм исәпкә алуда тулысынча җирле үзидарәләрнең теләктәшлегенә таянуын белдерә. Ул шулай ук республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуга әзерлекнең барышы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, исәпкә алучы мәгълүматларны бары тик сораштырылучы әйткәннәрдән генә чыгып терки. Респондентларга нинди дә булса документлар- килешү, шартнамә, җиргә хокук турындагы кәгазьләрне күрсәтү кирәкми. Физик затлар өчен билгеләнгән сораштыру кәгазьләрендә, хәтта аларның исем-фамилияләре, адреслары бөтенләй күрсәтелмәячәк. Теркәү кәгазьләре җитештерүгә кагылышлы сорауларны үз эченә ала. Тик алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең керемнәренә бөтенләй кагылмый.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төрле категорияләре өчен мәгълүматлар теркәү битләренең 4 формасы эшләнгән. Киңәшмәдә аларның эчтәлеге белән Татарстан статистика комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Әлфинур Мостафина таныштырды. Беренче форма авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә адреслана. Анда гомум характеристика, хезмәт ресурслары һәм демографик хәл, чәчүлек мәйданнары, терлекләрнең баш саны, җир ресурслары, җитештерү биналары, техника, авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү, акционерлар арасында устав капиталының бүленеше күрсәтелә.

2 нче номерлы форма- крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен һәм анда да шундый ук бүлекләр.

3 нче формада исә шәхси ярдәмче һәм халыкның башка төр шәхси хуҗалыкларның мәгълүматлары теркәләчәк. Биредә , алдагы формаларда каралган бүлекләрдән тыш, ярдәмче хуҗалыкка кем һәм нинди хезмәт күрсәтүе дә сораштырыла.

Бакчачылык, терлекчелек, гражданнарның коммерция юнәлешендә булмаган дача берләшмәләре буенча мәгълүматларны теркәү 4 нче формалы кәгазьдә башкарыла.

Анкеталар, алда әйтелгәнчә- аноним . Персональ характердагы мәгълүматлар салым органнарына да, шулай хокук саклау ведомстволарына да бирелмәячәк. Закон нигезендә бу катгый тыела.

Киңәшмәдә, шулай ук, авыл хуҗалыгында сан алуда массакүләм мәгълүмат чараларының да актив катнашулары, бу юнәлештә һәртөрле кызыклы алымнар куллану кирәклеге ассызыкланды. Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алуга багышлап республикада балалар рәсемнәренә конкурс та игълан ителде. Аның спонсоры- Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Моннан тыш, бу кампанияне оештыру буенча җирле үзидарәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында да конкурслар оештыру күздә тотыла.

Сабада узган җыен тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, журналистлар белән әңгәмәсендә, 2006 елның 1-25 июлендә оештырылачак исәпкә алу кампаниясенә , авылда җитди үзгәртеп кору башлануның беренче этабы итеп карарга кирәклеген белдерде. “Биредә көчләр һәм мөмкинлекләр үлчәнә. Шәхси секторның чынбарлыктагы хәлен белеп, дәүләт крестьяннарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны, читтән товар кертүнең күләмен билгеләүне, аграр тармакта эшләүченең хезмәтенә түләүдә реаль мөмкинлекләр булдыруны күздә тота”,- ди Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100