news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автор-башкаручы Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган

Автор-башкаручы Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган
Фото: Җәлил Насыйбуллинның ВКонтакте сәхифәсеннән

Автор-башкаручы, композитор Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта «Чистополь типичный» сәхифәсендә хәбәр итәләр, дип яза «Интертат».

Җәлил Насыйбуллин тумышы белән Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җырчы 2023 елның башында, блиндажда «Мин сөярмен сине шашынып» җырын башкарган видеосы интернетта таралганнан соң киң танылу алган иде.

Җәлил Насыйбуллин махсус операциягә 2 улы артыннан үз теләге белән киткән. Насыйбуллиннарның уллары Денис белән Дилүс тә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә.

Әлеге сәхифәдәге мәгълүматларга караганда, Җәлил Насыйбуллин 18 март көнне үк һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot