Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Автоинспекторлар каны агудан туктамаган балага хастаханәгә барып җитәргә булышкан
М7 трассасының 808 нче километрында ЮХИДИ инспекторлары Роман Әсхәдуллин, Илназ Шәвәлиев һәм Адел Хисмәтуллинга кулына ике яшьлек бала тоткан хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Ул полиция хезмәткәрләренә баласының авылда базга егылып төшеп җәрәхәтләнүен әйтә. Бала аңында була, әмма ярадан кан агып торган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Автоинспекторлар шунда ук кизү торучыга бу хәл турында хәбәр итә һәм бала белән ананы утыртып хастаханәгә китә. Урынга хезмәт машинасында сирена һәм мигалкалар кушып барып җитәләр. Баланы табибларга тапшырганнан соң, алар үз эшләрен дәвам итте, дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз