news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Август-Алабуга» предприятиесе шәһәрдә футбол үстерүгә миллион сумнан артык акча бирде

«Август-Алабуга» предприятиесе берничә ел дәвамында Алабуга районында акчалата ярдәм проектларын тормышка ашыруга игътибар биреп, корпоратив иҗтимагый җаваплылык сәясәте алып бара. Быел заводның өстенлекле иҗтимагый проектлары исемлегенә районда спортны үстерү дә керде. Соңгы өч айда оешма һөнәри футбол командасын торгызу һәм үстерүгә миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.

Алабугада һөнәри футболны торгызу район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Август-Алабуга» заводының генераль директоры Владимир Алинның уртак фикере булды. Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә шушы елның 19 гыйнварында имзаланды. 11 апрельдә «Алабуга районында Футбол федерациясе» теркәлгән иде. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Оешманың төп максаты: Алабугада зурлар футбол төркемен торгызу. Аның генераль иганәчесе - «Август-Алабуга». Ул соңгы 3 айда командага 1,4 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Финанслау спортчыларны яңа кием, тиешле кирәк-ярак белән тәэмин итәргә, күнегүләр өчен уңайлы шартлар булдырырга ярдәм итте.

Футбол клубының директоры итеп «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы, 50 елдан артык футбол өлкәсендә эшләгән Михаил Леонтьев сайланган иде, тренеры — Владимир Барышев булды. Яңадан торгызылган командага «КамАЗ» футболчылар хәзерләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә керә.

«Август-Алабуга» заводы мохтаҗларга даими ярдәм итә. Мәсәлән, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, предприятие өйдә дәваланучы авыруларга дару илтүгә үз автотранспортын бирә. Завод Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидлар һәм картларның интернат йортында тәрбияләнүчеләргә, «Созвездие» балалар бакчасына да булыша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100