news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар дәвам итәчәк

Август аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар дәвам итәчәк.

Бүген, 7 августта, психолог Юлия Козина максатларга ничек ирешеп булуы турында сөйләячәк. 14 августта Евгения Лебедева «Шәхес – нормада һәм патологиядә» дигән темага лекция белән чыгыш ясаячак. 21 августта Алексей Шипицов белән очрашуда казанлылар «Ни өчен туганнар наркология һәм психиатрия клиникаларына ышанмый?» дигән темага сөйләшәчәк. 28 августта Ринат Минһаҗев гиперопека һәм гипоопека проблемалары турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Лекцияләр якшәмбе көнне 13:00 сәгатьтә – җәйге йортның икенче каты территориясендә, ә һава торышы бозылганда беренче катта узачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100