Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авария аркасында Казанның Киров районында 14 йорт сусыз калган
Зур Крыловка һәм Кызылкокшайск урамнары киселешендә суүткәргечтә авария килеп чыккан.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан шәһәре Киров районында урнашкан 14 йортта авария аркасында салкын су бирү туктатылган.
«Зур Крыловка һәм Кызылкокшайск урамнары киселешендә суүткәргечтә авария килеп чыккан», — дип хәбәр итә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләренең матбугат хезмәте.
Авария аркасында Киров районында 14 йорт салкын сусыз калган. Әлеге урында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре эшли, авария-ремонт эшләре дәвам итә.
Сулы цистерналар Шоссейная урамындагы 1 нче йорт белән шул ук урамдагы 15 һәм 17 нче йортлар арасына урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз